Республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча семинар-киңәшмә

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Татарстан халыкара энергия-ресурс нәтиҗәлелеге форумы (ТЭФ-2019) кысаларында, көннең икенче яртысында, "Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар" темасына семинар булды, анда РФ Энергетика министрлыгы, ТР Сәнәгать министрлыгы вәкилләре һәм 40 артык РФ субъектыннан үз төбәгендә газ-мотор ягулыгы өлкәсен үстерүгә җавап бирүче вәкилләр катнашты.

РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын үзенең чыгышында билгеләп узганча, Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерүдә уңыш үрнәген һәм тарихын формалаштыру өчен бөтен шартлар бар: "Хәзер транспортны системалы этәргеч чаралары хисабына газ-мотор ягулыгына масштаблы күчерүнең өлге тәҗрибәсен формалаштыру мөһим.

Үсеш алган АГНКС челтәре, сервис инфраструктурасы моны төп тармакларда эшләү мөмкинлеген бирә: барыннан элек ТКХ һәм җәмәгать транспорты өлкәләрендә, җайга салынулы оешмаларда.

Без, үз чиратында, республика нәтиҗәләрен башка төбәкләр өчен ГМЯ күчү темпларын белдерү өчен куллана, федераль структураларда ГМЯ техникасына күчү өстендә бергәләп эшли алыр идек..."

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, башка төбәкләрдәге коллегалары алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү: дәүләти һәм муниципаль транспорт чараларын һәм махсус техниканы күчерү тәҗрибәсе турында сөйләде.

Ташламалы үзгәртеп кору программасының төп сыйфатламалары, тормышка ашыру сроклары, шулай ук 2020 елга программаны планлаштыру турында һәм ихтимал үзгәрешләр хакында Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Проект идарәсе һәм эшчәнлекне тәэмин итү департаменты киңәшчесе Дмитрий Мельников чыгыш ясады.

Башкарма хакимият органнары вәкилләреннән дә, газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә җәлеп ителгән, Россиядә генә түгел, Армения, Казакъстан һәм Белоруссиядәге коммерция секторыннан да барлыгы 15 доклад тыңланды.

Семинар катнашучылар арасында актив дискуссия уятты һәм face-to-face форматында сөйләшү һәм фикер уртаклашу белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International