Стационар булмаган һәм китереп сәүдә итүне оештыру мәсьәләсе буенча закон проекты турында сөйләшү

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Хәзерге вакытта "Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу нигезләре турында" федераль законга һәм "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" федераль законның 28 статьясына (стационар булмаган һәм китереп сәүдә итүне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә) үзгәрешләр кертү турында" закон проекты (алга таба – Закон проекты) Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертелгән һәм беренче укылышка әзерләнә.

Закон проектының максаты – стационар булмаган сәүдәне җайга салуның гомуми принципларын һәм кагыйдәләрен билгеләү, стационар булмаган һәм мобиль сәүдә объектларыннан файдаланып, сәүдә эшчәнлеге өчен уңайлыклы шартлар тудыру.

Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Эчке сәүдәне, товарларны маркировкалауны санлаштыру һәм продукция әйләнешен легальләштерү системасын үстерү департаменты директоры урынбасары Сергей Лобанов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, муниципаль районнарның, шәһәрләрнең, эшкуарлык бергәлеге вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашында закон проекты турында фикер алышу булды.

Закон проектын кабул итү, аны эшләүчеләр фикеренчә, сәүдә өлкәсендә эшкуарлыкны үстерүгә, кече һәм урта товар җитештерүчеләрнең продукциясен сатуның өстәмә каналларын тәэмин итүгә һәм халыкны адым ераклыгындагы сәүдә хезмәтләре белән тәэмин итүгә булышачак.

Утырыш барышында мәнфәгатьле якларның һәркайсы үзләренең тәкъдимнәрен һәм аңлатмаларын кертте, алга таба алар җыелачак һәм өстәмә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International