Ансат вертолеты конструкторлык бюросына яңа җитәкче билгеләнде

2019 елның 15 марты, җомга

"Вертолеты России" холдингының (Ростех дәүләт корпорациясе составына керә) генераль директоры Андрей Богинский Казан вертолет заводына килде, биредә эш барышын тикшерде, РФ санитар авиациясен үстерү программасы кысаларында әзерләнә торган вертолет техникасына махсус игътибар бирде.

Предприятиене карау барышында ул шулай ук Казан вертолет заводының конструкторлык бюросындагы әйдәп баручы хезмәткәрләр белән дә танышты һәм Алексей Гарипов белән таныштырды, ул быелның 1 маеннан башлап идарәче директор урынбасары – Казан вертолет заводының КББ башлыгы вазыйфаларын башкаруга керешәчәк.

Ансат – җиңел ике двигательле күп максатлы вертолет, ул Казан вертолет заводында серияләп җитештерелә. Тип сертификаты буенча, вертолетның конструкциясе аны йөк ташу өчен дә, пассажирлар варианты буларак та оператив трансформацияләү, 7 кадәр кешене ташу мөмкинлеген бирә. 2015 елның  маенда Ансат медицина тәэминатында сертификатланды, ә 2017 елдан башлап вертолет РФ санитар авиациясен үстерү программасы кысаларында җиткерелә башлады. Ансат минус 45 градустан алып плюс 50 градуска кадәрге һава температурасында эксплуатацияләү өчен сертификатланган.

"Вертолеты России" холдингы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International