"Безнең Татарстан" яшьләр форумына заявкалар кабул ителә башлады

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

"Безнең Татарстан" IX Республика яшьләр форумының старт алуы турында хәбәр итәбез. Форумда 14-30 яшьлек кешеләр (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), ТР балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала. Заявкалар форум сайтында 2019 елның 25 мартына кадәр кабул ителә. Форумга 2019 елның маенда финал ясарга планлаштырыла.

Форум яшьләрнең проектларына һәм идеяләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, түбәндәге 9 тематик мәйданчык буенча: "Инновацияләр территориясе", "Архитектура территориясе", "Мәдәният һәм сәнәгать территориясе", "Эшкуарлык территориясе", "Игелеклелек территориясе", "Вәзгыяти үзәкләрнең элементлары территориясе", "Спорт территориясе", "Кече ватан территориясе", "Гражданлык җәмгыяте территориясе".

"Безнең Татарстан" республика яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән, партнерлардан, потенциаль инвесторлардан һәм Форумны оештыручылардан алга таба булышлык һәм ярдәм күрсәтү өчен иң яхшы проектлар һәм яшьләр программалары сайлап алыначак. Форум шулай ук "iВолга" ИФО яшьләр форумы, яшьләрнең россиякүләм "Таврида" һәм "Территория смыслов", "Балтийский Артек" мәгариф форумнары кебек күп кенә федераль мәйданнарда Татарстан Республикасыннан катнашу өчен иң яхшы проектларны сайлауда да төп мәйдан булып тора.

Тематик мәйданчыклар турында тулырак мәгълүматлар  www.forumtatarstan.com сайтында урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International