Таҗикстан илчесе белән очрашу

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген министр урынбасары Герман Лернер Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче Имомуддин Сатторов җитәкчелегендәге Таҗикстан Республикасы делегациясе белән очрашу уздырды. Эшлекле очрашуда Татарстаннан "Татнефть" ГАҖ, "КАМАЗ" ГАҖ, "Казанский Гипронииавиапром" АҖ, "РАЦИН" АҖ, "ПО "Зарница" ҖЧҖ һ.б. сәнәгый предприятиеләрнең вәкилләре катнашты. Очрашу барышында ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү һәм республикалар арасында тышкы сәүдә әйләнешен (2018 ел йомгаклары буенча ул 12,5 млн доллар тәшкил иткән) арттыру мәсьәләләре турында сүз барды. Асылда, Татарстанда орлыклык бәрәңге сатып алу, таҗик хуҗалыкларында авыл торак пунктларын су белән тәэмин итүне оештыру өчен сыйфатлы стеклопакет трубаларына ихтыяҗлы булуы, КАМАЗ белән проектны торгызу һ.б. турында сөйләшү булды.

"Киләсе өч елда безнең республикада икътисад индустриаль-аграр юнәлешкә күчәчәк. Шуңа күрә дә Татарстан машина төзелеше комплексы продукциясе һәм авыл хуҗалыгындагы нәтиҗәле технологияләр безнең өчен билгеле бер кызыксындыру тудыра", – дип белдерде Имомуддин Сатторов.

Үзенең визиты барышында делегация шулай ук Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында, " Эйдос-Медицина" ҖЧҖ, "Химград" технополисында, Казан (Идел буе) федераль университетында һәм Kazan Expo Халыкара күргәзмәләр комплексында да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International