Татарстан Россиядә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү бууенча лидер-төбәк булып санала

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы кысылган табигый газ инфраструктурасын һәм аны куллануны үстерү буенча алдынгы позицияләрне били, бу хәл республикадагы министрлыкларның, ведомстволарның һәм предприятиеләрнең җайга салынган эшчәнлеге, шулай ук "2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсе булып тора.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев бүген матбугат конференциясендә газ-мотор ягулыгы инфраструктурасын үстерү һәм транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына үзгәртеп җиһазлау буенча уздырылган чаралар турында сөйләде.

2018 ел нәтиҗәләре буенча кысылган табигый газ сату күләме 35 млн.куб.метр тәшкил итә, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 23%ка күбрәк. Автомобильләргә газ тутыра торган 19 компрессор станциясе һәм 1 ПАГЗ эшли.

"2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" программасын үтәү кысаларында, үзгәртеп җиһазлау пунктларына һәм транспорт чараларын үзгәртеп җиһазлаганда техник хезмәт күрсәтүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен субсидияләү юлы белән, техниканы кысылган табигый газда эшли торган итеп үзгәртеп җиһазлау проектларына ярдәм күрсәтелә. Субсидия күләме үзгәртеп коруның номинал бәясенең 30%ына кадәр тәшкил итә. Болар белән беррәттән, машина йөртүчеләр өстәмә рәвештә "Газпром газомоторное топливо" ҖЧҖдән 1500 кубик метр газ (метан) күләмендә карта ала.

2018 ел нәтиҗәләре буенча 1277 берәмлек төрле транспорт чарасы газ-мотор ягулыгына үзгәртеп җиһазландырылган.

2018 ел йомгаклары буенча сатып алынган газ-мотор ягулыгында эшләүче техника саны 410 берәмлек тәшкил итә, ул планлаштырылган күрсәткечләргә туры килә. Республикада программаны тормышка ашыру вакытында барлыгы 2327 берәмлек транспорт сатып алынган.

Татарстан Республикасында кысылган табигый газда (метанда) эшләүче барлыгы 5200 берәмлектән артык транспорт чарасы эксплуатацияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International