2018 ел йомгаклары буенча һәм 2019 ел планнары турында матбугат конференциясе

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "2018 ел өчен сәнәгать һәм сәүдә эшчәнлегенең йомгаклары, 2019 елга бурычлар" темасына матбугат конференциясе уздырды.

Матбугат конференциясен уздырыр алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларыннан Министрлыкка Татарстан Республикасында сәнәгать һәм сәүдә торышы һәм аны үстерүгә кагылышлы 20дән артык сорау җибәрелгән иде. Очрашуга җирле һәм төбәк ММЧ чараларыннан 30 артык вәкил: эшлекле порталлар, мәгълүмат агентлыклары, социаль-сәяси басмалар килде.  Матбугат конференциясендә Министр 2018 ел өчен сәнәгать тармакларының төп нәтиҗәләрен җиткерде һәм 2019 елга планнар билгеләде.

Статистика мәгълүматларына караганда, узган елда сәнәгый җитештерү күләме 2 трлн. 818 млрд. сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү индексы 2017 ел белән чагыштырганда үсешен саклаган һәм 102,2% тәшкил итә.

Сәнәгатьтә эшләүчеләрнең уртача исемлек саны 2018 елның 11 аенда 336,8 мең кеше тәшкил иткән, сәүдәдә – 148,6 мең кеше.

Тулай төбәк продуктында сәнәгать өлеше (бәяләү буенча) – 44,6%, сәүдә өлеше 16,4% тәшкил итә.

Сәүдә тармагы ТТТ кертүче әйдәп баручы тармакларның берсе булып кала бирә (сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы белән берлектә) һәм сәүдә әйләнеше күләме буенча Татарстан икътисадындагы иң динамикалы рәвештә үсүче тармак, халыкның җан башына исәпләгәндә ваклап сату әйләнеше буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора. 2018 ел йомгаклары буенча республикада ваклап сату әйләнеше 917 млрд.сум тәшкил итте, 2017 елның аналогик чорына 106,1% тәшкил итә.

Йомгаклап, министр ММЧ сорауларына җавап бирде. Журналистларны төрле темалар кызыксындыра иде, пилотсыз очкыч аппаратлар һәм пилотсыз автомобиль технкикасы комплексын җитештерү, нефть эшкәртү сыйфаты һәм саны буенча, полимерлар базары, зур дәүләт корпорацияләре белән үзара хезмәттәшлек итү турында, газ-мотор техникасына бәйле программасын үстерү һ.б. кагылышлы сораулар бирелде.

Матбугат конференциясенә кагылышлы видеотрансляцияне монда карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International