ТР Хөкүмәте йортында бүләкләү тантанасы

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында сыйфат буенча ТР Хөкүмәте премияләрен алуга 14 нче ачык конкурсның тантаналы чарасы узды. Алты Татарстан предприятиесенә һәм оешмасына 2018 ел йомгаклары буенча сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премиясе бирелде.

Җиңүчеләр арасында - икътисадның нефть химиясе, машина төзелеше, энергетика, азык-төлек сәнәгате, медицина һәм мәгариф тармакларында эшләүче республиканың зур, урта һәм кече предприятиеләре. Аларның барысын да чыгарыла торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуы берләштерә.

"Продукциянең сыйфаты - ул көндәшлеккә сәләтле булуның, безнең икътисадтагы иминлекнең һәм тотрыклылыкның нигезе. Конкурста катнашу өчен 101 оешма сайлап алынды, шул исәптән "эшлекле камиллек" номинациясендә 84 оешма, "җитештерү системалары" номинациясендә 13 оешма. Катнашучылар арасында Татарстаннан читтә урнашкан - Түбән Новгородтан, Санкт-Петербургтан, Томскидан, Архангельск өлкәсеннән, Чуашия һәм Башкортстаннан да 8 оешма теркәлде", - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Республикадан Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Әлмәт территориясендә урнашкан оешмалар аеруча активлык күрсәтте. Сәнәгый предприятиеләр, медицина һәм мәгариф учреждениеләре тармак бәйләнеше буенча аеруча актив булып чыкты. Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча "Эшлекле камиллек" номинациясендә дүрт лауреат билгеләнде: "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, Казанның 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе, Алабуга политехник көллияте һәм Казанның 10 нчы шәһәр клиникасы. "Җитештерү системалары" номинациясендә ике лауреат билгеләнде - "Система-Сервис" ИК ҖЧҖ һәм "ЦПК-Татнефть" ӨҺББ ХМУ. Моннан тыш, 12 оешма дипломнар белән бүләкләнде.

2018 елда Татарстанның һәм Россия Федерациясенең премияләрен алуга конкурсларда бер үк вакытта катнашуга 10 заявка бирелгән иде. Федераль конкурс йомгаклары буенча республикадагы биш оешма берьюлы федераль конкурсның дипломантларына әверелде: "Татнефть-АЗС Центр" ҖЧҖ, Әлмәт муниципаль районы, "ЦПК-Татнефть" ӨҺББ ХМУ, "Казанькомпрессормаш" ААҖ, "Шифалы су — Ижминводы" шифаханәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International