"Челтәр компаниясе" республиканың Биектау районында яңа административ-җитештерү базасын ачты

2018 елның 28 декабре, җомга

Бүген Биектау районында Идел буе электр челтәрләренең яңа административ-җитештерү базасын тантаналы рәвештә ачу чарасы булды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалының диспетчерлык пункты хәзерге вакытта бердәнбер җаваплылык үзәге булып тора һәм тәүлек әйләнәсендә барлык филиалларның электр челтәрләренә оператив идарә итәргә әзер, элегрәк әлеге вазыйфа районнардагы 9 электр челтәрендә (Идел буе электр челтәрләренә хезмәт күрсәтү зонасына керә торган район электр челтәрләре) башкарылды.  Диспетчерлык залы оператив мәгълүматны чагылдыручы заманча система, өзлексез тукландыру системасы, автоматлаштырылган эш урыннары белән җиһазландырылган. Заманча программа-аппарат чаралары ярдәмендә барлык электр челтәрләре объектларының торышы һәм техник параметрлары күзәтеп торыла, бу исә диспетчерга штаттан тыш хәлләрдә оператив эш итәргә һәм электр белән тәэмин итүдәге өзеклекләр вакытын кыскартырга булыша.

Моннан тыш, тантанада "Челтәр компаниясе" АҖҖ җитештерү бүлекчәләренә техник паркны яңарту программасы кысаларында сатып алынган яңа махсус техника да тапшырылды. Болар – кар чаналары, көчәнеш астында эшләр башкару өчен изоляцияләү боҗрасы булган автомөнбәрләр, шулай ук элмә җиһазлы күпфункцияле трактор.

Тантананың эш программасы кысаларында "Ростелеком" ГАҖ белән энергосервис шартнамәсе имзаланды. Төзелгән шартнамәнең ахыргы максаты – ул кулланучылар белән баланс урнашкан урын чигендә электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу системаларын урнаштыру юлы белән электр энергиясен югалтуларны киметү.

Интеллектуаль исәпкә алу җиһазларын урнаштыру проектын тормышка ашыру "Челтәр компаниясе" ААҖ югалтуларны киметү хисабына компаниянең энергетика нәтиҗәлелеген, бүленеш челтәрендәге технологик күзәтүчәнлекне, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфат һәм ышанычлылык дәрәҗәсен арттырырга, мобиль кушымталар аша кулланучыларга шәхси кабинетлар ачуны оештырырга ярдәм итәчәк.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә "Челтәр компаниясе" ААҖ директорлар советы утырышының көн тәртибенә агымдагы ел йомгакларына һәм киләсе чорның фараз күрсәткечләренә багышланган мәсьәләләр керде. Утырышта компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлы булуы, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек йомгаклары, компаниянең капиталь төзелеш планын тормышка ашыру, 2018-2019 елларда көзге-кышкы чорны уздыруга әзерлек, 2019-2024 елларга "Челтәр компаниясе" ААҖ мәгълүмат системаларын үстерү концепциясе турында, шулай ук 2020-2024 елларга компаниянең инвестиция программасы буенча тәкъдимнәр турында сөйләштеләр.

Директорлар советына электр белән тәэмин итүнең ышанычлы булуын сыйфатлаучы күрсәткечләр һәм аларның динамикасы күрсәтелде. 2018 елда кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылык күрсәткечләрен арттыруга ирешелгән: 2018 елның 9 аенда  SAIDI кулланучыларына электр энергиясе тапшыруларны туктатып торуларның уртача озынлыгы узган елның аналогик чоры белән чагыштырганда 23%ка кыскарган, SAIFI  кулланучыларына электр энергиясе тапшыруларны туктатып торуларның уртача ешлыгы 41%ка кимегән.

2018 елның 9 ае буенча Татарстан Республикасындагы кулланучыларга электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләр күләме 18,6 млрд кВт/с тәшкил иткән, ул узган елның аналогик чорына карата 3%ка югары. Электр энергиясенең фактик югалуы узган елның аналогик чорына карата 1,7%ка кимегән, моңа электр энергиясен югалтуларны киметү буенча оештыру-техник чаралар комплексын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән. 2018 ел йомгаклары буенча да тапшырылган электр энергиясе күләме буенча уңай динамика көтелә. 2018 елның 9 аенда кулланучыларны технологик тоташтыруга 12772 шартнамә үтәлгән, тоташтырылган электр куәтенең күләме 449 МВт тәшкил итә.

Компаниянең капиталь төзелеш планын тормышка ашыру кысаларында капитал кертүләрне үзләштерү – 2018 елның 9 аенда 5 млрд сум. Капитал кертүнең иң зур өлеше югары класслы көчәнеш объектларына – югары вольтлы электртапшыру линияләре, югары көчәнешле ток үзәкләре төзелешенә һәм аларны үзгәртеп коруга һәм 0,4-6(10) кВ бүленеш челтәрләре объектларын үзгәртеп коруга туры килә.

Компаниянең электр челтәрләре комплексын ягу чорына әзерләү эше уңышлы тәмамланган, ул Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының 2018 елның 14 ноябрендәге карары белән раслана. 2018/2019 елларда көзге-кышкы чорга әзерлек буенча барлык чаралар да үтәлгән.

Директорлар советы утырышында шулай ук 2019-2024 еллар чорына мәгълүмат системаларын үстерү концепциясе хупланды, ул өстенлекле бизнес-проектларны алга таба автоматлаштыру планын да үз эченә ала.

Директорлар советы эшчәнлекнең тотрыклы җитештерү нәтиҗәләрен һәм компаниянең хисап чорындагы нәтиҗәле эшчәнлеген уңай бәяләде.

Бай программаның финал чарасы булып яңа бинаның актлар залында компания җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, предприятие вәкилләре һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашында тантаналы чара узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International