Казанның прибор төзү-конструкторлык бюросына 60 яшь

2018 елның 21 декабре, җомга

Бүген Казанда "Казан прибор төзү-конструкторлык бюросы" АҖ оешуга 60 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Узган гасырның 50 нче еллары азагында оешкан вакытыннан башлап, Казанның прибор төзү-конструкторлык бюросы илдә беренче үзгәртеп кору җайланмаларын һәм аларга туры килә торган чагылдыру чараларын эшләп чыгару буенча әйдәп баручы булып тора иде.

Күптән түгел күзәтелгән гади булмаган икътисадый шартларга карамастан, хәзерге вакытта бюрода НИОКР өлкәсендә конструкторлык бюросының әһәмиятле компетенцияләре торгызылды.  Моңа электрон приборларны проектлау буенча принципларны һәм методларны үзгәртү һәм схемотехника һәм программалау өлкәсендә яңа компетенцияле хезмәткәрләрне туплау нәтиҗәсендә ирешү мөмкин булган.

Предприятиедә конструктор проектлау һәм санлы технологияләр базасында продукция җитештерү өлкәсендә компетенцияләрне үстерү буенча эшләр уздырылган. Микроэлектроника һәм ДМС өлкәсендә җитештерү куәтләренә шактый модернизация гамәлгә ашырылган. Завод үзенең юбилеен перспективалы һәм динамикалы рәвештә үсеш алучы конструкторлык бюросында каршы ала.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан чарада министр урынбасары Илдар Мингалиев катнашты. Ул хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды, шулай ук предприятие ветераннарын сәламләде: "Сезгә илнең оборонага сәләтле булу дәрәҗәсен үстерүгә керткән шәхси өлешегез өчен махсус рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International