Универсиада-2019 алдыннан Красноярск крае Татарстанда кунакта

2018 елның 9 ноябре, җомга

9 һәм 10 ноябрьдә Татарстан Республикасында Красноярск крае губернаторы Александр Усс җитәкечлегендәге делегациянең эш сәфәре уза. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, төбәкара хезмәттәшлек өчен җаваплы ведомство буларак, Крансоярск делегациясен бөтен сәфәре барышында озатып йөри.

Визитның төп максаты - Красноярскида үтәчәк 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада хөрмәтенә Казанда уздырыла торган Универсиада уты эстафетасы чараларында катнашу.

Эш сәфәре программасында Казан мэры белән очрашу планлаштырылган, ә Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгында Татарстан Республикасының икътисадый потенциалын тәкъдим итү булачак. Җәйге Универсиада мирасыннан файдалану тәҗрибәсе белән танышу өчен, делегация "Казан Арена" футбол стадионында булачак, халыкара класслы башка спорт объектларын һәм җәмәгать киңлекләрен караячак.

Сәфәрнең икенче көненә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очрашуы, шулай ук эстафетаның йөгереш этабы финишында һәм КФУның төп бинасы каршында Универсиаданың "Ут казанын" яндыру тантанасында бергә катнашу планлаштырылган. Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International