Россия-Германия чимал конференциясе

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Потсдам шәһәрендә (Германия) Россия-Германия чимал конференциясе эшендә катнашты. Моннан алдагы унынчы конференция 2017 елда Санкт-Петербург шәһәрендә узган иде.

 11 нче конференция Бранденбург җире Премьер-министры Дитмар Войдке (Dietmar Woidke) патронатлыгында уза һәм энергетика һәм чимал секторларында һәм хезмәттәшлекнең ике яклы проектларына инициатор булу өчен тармак темалары турында фикер алышуның әһәмиятле платформасы булып тора.

Пленар сессияләр эше барышында Россия төбәкләренең, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре, ике илнең базар белгечләре һәм экспертлары түбәндәге төп темалар турында сөйләште:

– трансформация барышында чимал төбәкләре – чимал төбәкләренең структур үзгәрү нәтиҗәләре;

– Россия өчен чакырулар – әйләнә-тирә мохитне тотрыклы үстерү һәм саклау – модернизация шартларында яңа партнерлык шанслары;

– чимал сәнәгатен цифрлаштыру;

– традицион энергетика ресурсларыннан югары технологияле файдалану;

– рентабельле булмаган ятмаларны үстерү өлкәсендәге технологияләр;

– университетлар һәм фәнни-тикшеренү учрежденияләре арасында Россия-Германия хезмәттәшлегенең перспективалары.

Россиянең дә, Германиянең дә фәнни-тикшеренү учреждениеләре һәм предприятиеләре арасында хезмәттәшлек итү буенча күп еллык, традицияләргә бай эш тәҗрибәсе бар.  Татарстан Республикасында алман капиталы катнашында 90 якын компания теркәлгән. Чимал сәнәгате бүген Россия-Германия хезмәттәшлегендәге төп юнәлешләрнең берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International