Япония илчесе белән очрашу

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында Альберт Кәримов Япониянең Россиядәге Вәкаләтле илчесе Тоёхиса Кодзуки белән эшлекле очрашуы булды. Япония илчесенең Казанга булган визиты Казан Кремлендә "Иксез-чиксез мәдәният" күргәзмәсен ачуга багышланган, әлеге чара япон мәдәнияте һәм Россия-Япония елларын уздыру кысаларында уза. Билгеле булганча, 2018 елда Россиядә – Япония, ә Япониядә Россия елы билгеләп үтелә.

Очрашу барышында Кодзуки әфәнде илләрнең япон-россия гуманитр алмаш өлкәсендә генә түгел, ә нефть һәм газ эшкәртү, авыл хуҗалыгы һәм фән өлкәсендә дә үзара мәнфәгатьле булуын билгеләде.

Болар белән беррәттән, яклар ике илнең товар әйләнешен арттыру мөмкинлеге, төбәкара хезмәттәшлек һәм икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International