Татарстанның суднолар төзү өлкәсендә Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Альберт Кәримов генераль директор Владимир Никитин җитәкчелегендә "Крылов дәүләт фән үзәге" ФДУП (Санкт-Петербург ш.) белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу киңәйтелгән составта "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ предприятиесе җитәкчесе Ренат Мистахов, "Яшел Үзән ПКБ" АҖ җитәкчесе Евгений Жирков, башка предприятиеләрнең һәм ТР Сәнәгать министрлыгы вәкилләре катнашында узды.

ТР Сәнәгать министрлыгы башлыгы сәламләү сүзләрендә билгеләгәнчә, хәзерге җитештерү предприятиесе үзенең эшендә тармакка кагылышлы фәнни белемнәрдән файдаланырга, техник трендларга һәм инновацияләргә юнәлеш алырга, әлеге белемнәрне исәпкә алып, һөнәри кадрлар составы әзерләргә тиеш. Шуңа күрә "Крылов дәүләт фән үзәге" ФДУП белән "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе” АҖ арасында партнерлык һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү өчен уртак нәрсәләр бик күп дип саныйм.

"Крылов дәүләт фән үзәге" ФДУП генераль директоры Владимир Никитин үз чиратында болай дип белдерде: "Безнең үзәк кораблар, суднолар, хәрби һәм граждани билгеләнештәге диңгез техникасы төзү, судно-машина төзелеше һәм приборлар төзелеше өчен эшләнмәләр җитештерү, коеп эшләү производствосының заманча технологияләрен оештыру һәм конструкция материаллары җитештерү өлкәсендә фәнни һәм гамәли белемнәргә ия.  "Крылов дәүләт фән үзәге" ФДУП суднолар төзү һәм, тармакның фәнни базасыннан файдаланып, профессиональ судно төзүчеләрне әзерләү өлкәсендәге уртак проектларны тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасында (Яшел Үзән ш.) вәкиллек ачарга әзер.

Очрашу азагында "Крылов дәүләт фән үзәге" ФДУП белән "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе АҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International