ТР Президенты: "Бездә нефть сәнәгате, нефть химиясе бар, ә иң мөһиме: Татарстан – машина төзү республикасы"

2018 елның 12 октябре, җомга

Җомга көнне Россиянең йөк транспорты башкаласы булган Яр Чаллы каласында һөнәри бәйрәм – Машина төзүче көненә багышланган тантаналы чара булды.

Концертлар залы каршысындагы мәйданчыкта Казан-Яр Чаллы авточабышында республиканың машина төзү тармагы флагманнары булып саналучы биш шәһәре аша узып, финишка чыгучы техника күрсәтелгән иде. Тантана Орган залында узды, биредә Рөстәм Миңнеханов World Skills чемпионатының һәр яшь призерының кулын кысты, алда торган эшче белгечлекләр чемпионатларында зур уңышлар теләде. Алга таба Президент республиканың машина төзү комплексындагы казанышларга багышланган күргәзмә белән танышты.

Тантаналы залда республиканың машина төзү тармагындагы иң яхшы хезмәткәрләр, предприятиеләрнең, министрлыкларның һәм ведомстволарның җитәкчеләре җыелды.

Машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Президент ветераннарның тармак үсешенә керткән өлешен рәхмәт сүзләре белән билгеләп узды. "Безнең өлкән буыннар нигез салган гореф-гадәтләрне сакларга кирәк. Бу безнең республиканың, илнең казанышы".

Чара дәвамында концерт номерлары арасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры һәм мактаулы кунаклар республикадагы иң яхшы машина төзүчеләрне, тармактагы эшче династия вәкилләрен, талантлы яшь инженер-конструкторларны һәм инженерлык лицейларында белем алучыларны бүләкләде.

Билгеләп узарга кирәк, залның бизәлеше җыю цехы стилендә футуризм һәм технологик дизайн элементлары белән башкарылган иде һәм һөнәри бәйрәмгә чын-чынлап ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International