ТР Президенты юлламасыннан тезислар

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге ЗКЗ бинасында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы гамәлгә ашырылды. Утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә Татарстан Республикасының даими вәкилләре, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары, сәнәгать предприятиеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, иҗади интеллигенция, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре – барлыгы 600 тирәсе кеше катнашты.

Үзенең юлламасында ТР Президенты киләсе елда Татарстанда профессиональ осталык буенча  WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының узачагы турында искәртте. Турнир август аенда узачак, республика башкаласына 70 артык илдән вәкилләр киләчәк, алар 50 әйдәп баручы компетенция буенча көч сынашачак.

"Ләкин чемпионатның үзе генә түгел, ә без алачак дөньякүләм эш тәҗрибәсе, технологияләр һәм күнекмәләр дә, киләчәктә соралачак һөнәрләр өчен җәмгыятьнең һәм бизнесның игътибарын җәлеп итү, аларның популярлык дәрәҗәсен үстерү, югары профессиональ стандартлар раслау өчен шартлар тудыру мөмкинлеге дә кыйммәтле булып тора", – дип билгеләде Президент.

Киләсе 2019 ел Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгына әзерлектә төп этапка әверелергә тиеш. Татарстан үзенең үткәненә һәрчак игътибарлы булды. 1920 елда Татар Автоном Совет Социалистик Республикасын төзү иң әһәмиятле тарихи вакыйга булды.

Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында лидерларның берсе булып тора. Болар белән берлектә икътисадның хәзерге үсеш темпларыннан без канәгать түгел. Булган барлык резервларны эшкә җигәргә, шул исәптән зур инвестиция проектларын җәлеп итәргә һәм гамәлгә ашырырга, җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм эшлекле активлык дәрәҗәсен арттырырга, товар базарларына катнашу өлешен җәелдерергә кирәк. Биредә безнең, шул исәптән барлык процессларны тирәнтен цифрлаштыруга нигезләнгән, яңа технологик көйләнешкә күчү өчен әзер булуыбыз әһәмиятле фактор булып тора. Цифрлаштыру гамәлдәге нәтиҗәләргә кыйбла тотарга тиеш, әйтик предприятиеләрнең җитештерү һәм оештыру процессларын үтәли цифрлаштыруга...

Республика икътисадын үстерүдә төп үсеш ноктасы, ышанычлы нигез булып нефть-газ-химия комплексы тора. Быел Татарстанда нефть табыла башлауга 75 ел тулды. Шушы елларда җир астыннан 3 300 млн тонна кара алтын табылды. Бу хәл республиканың һәм илнең икътисадын үстерүдә әһәмиятле роль уйнады. Бүген Татарстан элеккегечә илдә нефть табуда һәм нефть запаслары буенча перспективада төп үзәкләрнең берсе булып тора.

Быелның гыйнварында Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин катнашында "ТАНЕКО"да югары октанлы, экологик чиста автобензин компонентларын чыгару буенча ике яңа эш тармагы эшли башлады. Ә июль аенда 1 600 мең тонна дизель ягулыгы һәм 500 мең тоннадан артык авиакеросин куәтенә исәпләнгән ике яңа производство сафка басты. Әлеге проектларның гомуми суммасы 23 млрд сум тәшкил итте.

"Нижнекамскнефтехим"да изопренлы каучук чыгаруны модернизацияләү һәм куәтләрне арттыру буенча күләмле программа төгәлләнеп килә. Асылда, 18.5 млрд сумлык ике этап төгәлләнде, формальдегид, изобутилен чыгару буенча ике производство эшли башлады. Бу ел азагына кадәр өченче этапны тормышка ашыру нәтиҗәсендә изопренлы каучукны 330 мең тоннага кадәр чыгару мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Россия Федерациясендә нефть сәнәгатендә технологик лидерларның берсе буларак "Татнефть" компаниясенең позициясен ныгыту актуаль мәсьәлә булып кала. Моны, беренче чиратта, нык ябышкак нефтьләр табуны арттыру һәм гамәлдәге чыганакларның нефть бирү дәрәҗәсен күбәйтү, нефть алу коэффициентын иң яхшы дөнья тәҗрибәләренә җиткерү хисабына эшләргә мөмкин.

Республиканың нефть-газ-химия комплексында стратегик бурычлар: "ТАНЕКО" комплексында яңа ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эшләтеп җибәрү һәм нефть эшкәртү куәтен 14 млн тоннага кадәр җиткерү, "Евро-5" классына караган автомобиль бензиннарын җитештерә башлау, шулай ук "Нижнекамскнефтехим"да 600 мең тоннага кадәр куәт белән этилен җитештерүгә бәйле яңа эш тармагын һәм аңа бәйле производстволарны төзү проектларын тормышка ашыру.

Моннан тыш, уку елы азагына кадәр "ТАИФ-НК" авыр нефть калдыкларын эшкәртү комплексында эшләтеп-көйләп җибәрү эшләрен төгәлләргә һәм аны гамәлгә кертергә кирәк. Проектның бәясе 1 700 млн АКШ доллары тәшкил итә.

"Казаньоргсинтез"ның этилен заводында яңа пиролиз мичләрен эксплуатациягә кертү бурычы тора.

Соңгы 5 ел дәвамында республиканың нефть-газ-химия комплексы предприятиеләрендә алгарышлы, югары технологияле инновация проектларын үстерүгә инвестиция кертү дәрәҗәсенең тотрыклы үсеше саклана. Бу уңай динамиканы саклау мөһим.

Тулаем алганда, Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерүдә яңа Программа эшләү һәм аны кабул итү актуаль мәсьәлә булып тора. Максатларны һәм бурычларны киләсе 5 елга билгеләүдән тагын да дәвамлырак перспективага күчәргә кирәк. Үсештә сыйфатлы алга китешне формалаштыру буенча тармак идеологиясе кирәк. Нефтьне нефть химиясе өчен аеруча кыйммәтле чимал буларак файдалану проектлары өстенлекле булырга тиеш.

Үзебезнең илдә һәм чит ил базарларында гади генә булмаган вәзгыятькә карамастан, машина төзү комплексы тотрыклы үсештә.

КАМАЗ – Россия Федерациясенең йөк машиналары базарында №1 компания һәм дөньядагы җитештерүчеләрнең топ-20 исемлегенә керә.

Автогигант 100 млрд сумнан артык күләмдәге инвестицияләр белән автомобильләрнең модельләр рәтен үстерүгә бәйле зур проектны тормышка ашыра. Аның кысаларында республика өчен беренче махсус инвестиция контракты төзелде.

Киләсе елның икенче кварталында заводта яңа кабиналар һәм К5 гаиләсенә караган йөк машиналары серияләп җитештерелә башлаячак.

А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы бүген илдәге һәр өченче хәрби корабны җитештерә. Граждани суднолар төзелешен җәелдерү, шул исәптән Татарстанның туристлык потенциалын үстерү мәнфәгатьләрендә, яңа бурыч булып тора.

Быелгы ел Казан авиация заводы тормышында берничә әһәмиятле вакыйга белән истә калачак, алар дәвамлы киләчәктә предприятиенең тотрыклы үсешен тәэмин итәргә тиеш булачак: Россия Федерациясе Президенты каршында яңа стратегик ракета йөртүче  Ту-160 очкычы һавада демонстрацияле очыш ясады һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ихтыяҗлары өчен 10 самолет китертүгә контракт төзелде, шулай ук беренче модернизацияләнгән ракета йөртүче-бомбага тотучы Ту-22М3М очкычын эшләтеп карау тантанасы узды.

Казан вертолет заводында тирәнтен модернизация уздырыла. Санитар авиация өчен 104 "Ансат" вертолеты китертүгә зур контракт төзелде. Предприятиене алга таба үстерү өчен яңа стратегик һәм конструктор карарларын кабул итәргә кирәк.

Кече авиация үсеш ала. "МВЕН" компаниясе безнең стратегик партнер булган "Ростех" дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлектә авиахимэшләр башкару өчен һава судносына сертификат алды. Бу хәзерге Россия тарихында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге беренче сертификатлы очкыч.

Шушы көннәрдә ПОЗиСта яңартылган җитештерү комплексы ачылды. Биредә кертелгән цифрлы технологияләр хезмәт җитештерүчәнлеген 20%ка арттыру мөмкинлеген бирәчәк.

"Бетар" компаниясе, исәпкә алу җиһазларын җитештерүдән тыш, республикада соралучы станоклар төзелешен уңышлы гына үзләштереп килә: шәхси җитештерелгән робот-манипуляторлар инде сынау аша узган һәм предприятие эшенә кертелгән.

"Вакууммаш" заводы актив үсеш ала, бүген ул үз продукциясенең 40%тан артык өлешен экспортка озата.

Республиканың динамикалы рәвештә үсеш алуы энергия белән тәэмин итүнең дә тиешле дәрәҗәдә булуын тәэмин итә.

"Татэнерго"да гомуми куәте 450 мегаватт булган пар-газ җайланмаларын төзү буенча ДПМ программасы кысаларында ике зур проект тормышка ашырылды.

Бүгенге көндә компаниянең әһәмиятле бурычы – колоссаль икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия булган Зәй ГРЭСын модернизацияләү буенча тагын бер зур проектны тормышка ашыру. Хөкүмәткә объектны җылылык станцияләрен модернизацияләүнең яңа федераль программасына кертү мәсьәләсен эшкәртергә кирәк.

"ТАИФ" компаниясе Түбән Кама ҖЭҮ-2 һәм Казан ҖЭҮ-3 предприятиеләрендә 738 мегаваттка исәпләнгән яңа куәтләрне гамәлгә кертте, 2021 елга "Нижнекамскнефтехим"да өстәмә 495 мегаватт кертергә планлаштыра.

Тулаем алганда, республиканың энергия системасында автоматлаштыруның, диагностикалауның һәм энергетика челтәрләренең торышына идарә итүнең заманча чараларыннан файдаланып, алдынгы технологияләр актив кертелә.

Республикадагы цифрлы энергетиканың генерацияләүне, тапшыруны һәм сатуны үз эченә алган бердәм структурасын формалаштыру бурычы тора.

Азактан Президнт болай дип ассызыклады: "Мин ышанам, киләчәктә без хәзер уйландыра башлаган иң кыю алгарышлы планнарны тормышка ашырырбыз. Иң мөһиме – үз-үзеңә ышанырга, үзгәрешләрдән курыкмаска һәм максатка таба хәрәкәт итәргә! Уңышка ирешү өчен, без стандарт булмаганча фикерләргә, белемнәребезне камилләштерергә, хәл иткеч итеп эш йөртергә тиеш. Ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмагыз! Һәрвакыт алга барыгыз!"

Тулырак: http://president.tatar.ru/rus/index.htm/news/1288497.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International