Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы хезмәттәшлеге буенча эшче төркем утырышы

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында нефть химиясе өлкәсендә Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы арасындагы хезмәттәшлек буенча эш төркеме утырышы булды. Чарада министр урынбасары Алексей Савельчев, ТР Премьер-министрының нефть-газ-химия комплексы мәсьәләсендә ярдәмчесе Эльдар Адеев, Россиядә Казан ш. Белорусь Вәкиллеге бүлеге җитәкчесе Олег Исаев, "Белнефтехим", "Белоруснефть", "Белшина" иң зур Белорусь концерннары һәм Татарстанның нефть-газ-химия предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында яклар нефть химиясе комплексы предприятиеләреннән чимал һәм продукция китертүнең хәзерге күләмнәрен саклауда үзара мәнфәгать булуын белдерде. Белорусь ягы Татарстаннан нефть химиясе чималын, Татарстанның "Нижнекамскнефтехим", "Казаньоргсинтез" предприятиеләреннән полимерлар китертүдә зур мәнфәгать булуын билгеләде.

Очрашуда ике яклы хезмәттәшлекнең яңа тренды билгеләнде. Газ-мотор ягулыгында эшләүче техника китертүләр турында сүз бара. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан газ-мотор техникасы программасын үстерүдә Россия регионнары арасында лидер булганга күрә, очрашуда катнашучылар әлеге өлкәдә – тракторларны һәм пассажир автобусларын гына түгел, ә газ-мотор ягулыгында эшләүче комбайннарны китертү буенча да хезмәттәшлекне җәелдерү буенча уртак программа турында фикер алышты. Газ-мотор ягулыгында эшләүче уникаль продукт – беренче комбайн инде бу көздә үк Менделеевск районында эшли башлаячак.

Белешмә өчен:

2017 елда республикалар арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 1 млрд доллардан артып китте, алардан Татарстанга импорт китертү – 212,2 млн доллар, экспорт китертү – 835 млн доллар. Быелның 8 аенда Татарстан белән Белорусь арасындагы товар әйләнеше 800 млн доллардан артып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International