"PROFдвижение – 2018" яшьләр форумы

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәре янәшәсендәге Боровецк урманында "PROFдвижение – 2018" IV яшьләр форумы ачылды.

Быел Россия Федерациясеннән һәм Татарстан Республикасыннан 59 шәһәрдән рекордлы 400 заявка тапшырылган, алар арасыннан 200 катнашучы сайлап алынган. Катнашучыларның география киңлеге артканнан арта бара, катнашучылар 22 төбәктәге 50 шәһәрдән килгән, шул исәптән Ханты Манси автономияле округы, Томск өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Кырым Республикасы, Алтай крае кебек Россиянең ерак субъектларыннан да. Димәк PROF хәрәкәтенең танылучанлыгы елдан-ел әйләнеш ала.

Яшьләрнең "PROFдвижение" форумы яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүче, эшче һәм инженер һөнәрләрен позицияләүгә һәм популярлаштыруга, сәнәгать үсешендә яшь эшчеләрнең ролен арттыруга, машина төзелеше комплексын инновацияле үстерү процессларына яшьләрне системалы җәлеп итү максатларында фәнни һәм мәгариф потенциалын файдалануга юнәлдерелгән уникаль платформа булып тора.

Форумны оештыручылар: "КАМАЗ" компаниясе белән берлектә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Үзенең тантаналы чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов болай дип билгеләде: "Мин ышанам, форумдагы команданың эше әһәмиятле нәтиҗәләр бирер, профессиональ эшчәнлек перспективаларын ачып, анда катнашучыларга файдалы булыр һәм һәркемгә мөмкинлекләрендә һәм теләкләрендә яшерен потенциалын аңларга ярдәм итәр. Республика өчен креатив фикерли торган, камилләшүгә, машина төзелеше тармагы үсешенә файда кертүгә, технологик процесста һәм республика үсешендә актив катнашырга омтылучы профессионаллар составы мөһим".

"КАМАЗ: Кичә-Бүген-Иртәгә" темасы быел форумның төп идеясенә әверелде. Программада предприятиенең төп җитештерү мәйданчыкларын карау, хәзерге җитештерү бурычларын хәл итү мөмкинлеге белән чын җитештерү процессына җәлеп итү, компания хезмәткәрләре, җитештерү җитәкчеләре белән аралашу, компаниянең топ-менеджерлары тарафыннан лекцияләр, профессиональ һәм шәхси үсеш буенча мастер-класслар уздыру каралган.

Шул рәвешле, ел саен форум анда катнашучыларга әле уку чорында ук потенциаль эш урынына яраклашу стадиясенә кереп китү, хезмәт базары, җитештерү һәм сорала торган һөнәрләр турында күп кенә кызыклы белешмәләр алу мөмкинлеген бирә. Быел форум 25 августка кадәр дәвам итәчәк, гадәткә әйләнгәнчә, "Саулык" савыктыру комплексы территориясендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International