"Л.Я. Карпов ис. химия заводы" АҖ – 150 яшь

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Узган ялларда Менделеевскида урнашкан "Л.Я. Карпов ис. химия заводы" АҖ 150 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Завод үсешенә зур потенциалны данлыклы шәхесләр алып килә – Ушковлар сәүдәгәрләр династиясе, ә Дмитрий Менделеев инициативасы буенча җитештерү тармагында яңа цехлар ачыла һәм аның тарафыннан уйлап чыгарылган төтенсез дарының сынау партиясе җитештерелә.  Завод директорлары исәбендә (1915-1917 еллар) Россиянең атаклы химик-технологы Лев Карпов та бар, ул республиканың химия сәнәгатен оештыручы. Завод һәрвакытта да кадрлар әзерләп чыгаручы урын буларак танылган була. Биредә югары уку йортларын тәмамлаганнан соң киләчәктә Киев политехника институты ректоры булачак Константин Дементьев, республиканың беренче прокуроры һәм КХТИның беренче ректоры Гыймаз Баһаветдинов, соңыннан КДУ ректорына әверелгән Михаил Нужин хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы елларында заводның барлык җитештерү эшчәнлеге хәрби чор ихтыяҗлары өчен буйсындырыла, заводта фронт өчен кирәкле 22 яңа төрле продукция чыгарыла.

Завод данын эшче династияләр дә тәшкил итә – Шәрифуллиннарның биш буын вәкилләре, Гайфетдиновлар, Һадиевлар, Хәмидуллиннар династияләре җыеп исәпләгәндә завод стажында биш мең елдан артык хезмәт итә.

Күп еллар дәвамында, барлык сынауларны узып, завод иң заманча Россия предприятиеләренең берсе – югары сыйфаты гарантияләнгән унике төрдәге химия продукциясе чыгаручы монополист булып кала бирә.  Бүгенге көндә завод 7 якын һәм чит илгә продукция экспортлый. Завод продукциясе төрле тармакларда кулланыла: машина төзелешеннән һәм электр техникасы сәнәгатеннән башлап химик һәм фармацевтика сәнәгатендә дә.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев ассызыклап узганча, завод иң амбициоз бурычларны тормышка ашыра һәм вакытлар узу белән уйланган проектлар чынбарлыкка аша башлый, ә завод көндәшлеккә сәләтле продукция чыгара торган санлаштырылган предприятие үрнәгенә әвереләчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International