АКТО-2018. Икенче көн

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Ачу тантанасында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, "Ростех" ДК фәнни-техник советы рәисе Юрий Коптев , Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, академик Борис Алёшин, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов  һәм башка рәсми затлар катнашты.

"Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар АКТО-2018" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә Татарстанның авиация сәнәгате өчен берничә әһәмиятле чара булды.

Ачылу тантанасы узу белән Татарстанның МВЕН компаниясе яңа "Мурена" күпмаксатлы дүрт урынлы самолетын күрсәтте. Самолет эзләтү бурычларын хәл итү, күзәтү, патрульләү, һава туризмы өчен идеаль туры килә, чакрым өчен ягулыкны бик аз сарыф итә, шулай ук кабинада өстәмә җайланмалар урнаштыру мөмкинлеге дә бар.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Россия федераль атом-төш үзәге – академик Е. И. Забабахин исемендәге техник физика буенча россиякүләм ФТИ директоры  Михаил Железнов белән Хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды.

"Бу күргәзмәдә безнең катнашуыбыз Татарстан белән ышанычлы мөнәсәбәттә торуыбызны ассызыклый. 14 июльдә Татарстан Республикасы Президенты безгә Снежинскига, атом-төш үзәгенә килде. Без Рөстәм Нургалиевичка безнең коллективның мөмкинлекләрен максималь күрсәтергә тырыштык. Ул уртак хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләрне билгеләде", – диде Железнов.

Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съездын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ачып җибәрде. Үзенең сәламләү чыгышында ул авиатөзелештә санлы технологияләрне кертүнең һәм үстерүнең әһәмиятле булуына игътибар юнәлтте, Ту-160М стратегик бомбага тотучы очкычларны модернизацияле җитештерүне торгызу өчен кирәкле булган Горбунов исемендәге КАЗ модернизацияләү турында искә төшерде. ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп узганча, Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съездында Кытай, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, илнең төрле төбәкләре делегацияләре катнаша. Әлеге съездның турыдан-туры нәтиҗәләре "булачак инновацияләрнең нигезе булып торучы алдынгы идеяләрне тудыруга ярдәм итә".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International