Ел авиатөзүчесе - 2018

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

8 август көнне, "АКТО-2018" халыкара тармак күргәзмәсен уздыру кысаларында Казанда "Ел авиатөзүчесе-2018" Россия конкурсында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы булды. Конкурска авиатөзелеш һәм авиакосмос өлкәсендәге 90 компаниядән 154 заяка тапшырылды. Катнашучыларның географиясе – Калининградтан башлап Владивостокка кадәр. Барлыгы 9 номинация белдерелде.

"Югары белем бирү йортлары арасында авиатөзелеш тармагының яңа буын белгечләрен әзерләгән өчен" номинациясендә Казан ш. Идел буе районының "35 нче лицей – Галактика мәгариф үзәге" МБМУ "Аэрокосмик белем бирү үзәге" өстәмә белем бирү бүлеге эше мисалында авиация тармагына башлангыч һөнәри юнәлеш бирү системасы" хезмәте өчен Дипломант дип танылды.

"Яңа технология булдырган өчен" номинациясендә "Титаннан эретеп ясалган әйберләрдән габаритлы детальләрне алга таба вакуумлы яндырып электр-нур ярдәмендә эретеп ябыштыруның югалган технологиясен торгызу" хезмәте өчен Казанның С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – "Туполев" ГАҖ филиалы дипломант булды.

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International