Татарстан сырасының яңа маркасы

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

8 август көнне Чистайда "Ак Кремль" сыра кайнату заводында яңа җитештерү куәтләре ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләтеп-көйләп җибәрү эшләренең тәмамлануын бәяләде. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан чарада министр урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.

Гомуми мәйданы 153 мең кв. метрдан артык булган завод 2017 елның июнендә "Чистай" индустрия паркы мәйданчыгында төзелә башлый, ә инде 2018 елның июнендә беренче сыра кайнату эше гамәлгә ашырыла. Җайланманы заводка алманнарның "Krones AG" компаниясе – Германиядә шешәләргә салу, консервлау һәм пакет белән төргәкләү буенча җайланмаларны эшләү, әзерләү һәм урнаштыру буенча әйдәп баручы махсуслашкан компания китергән. Заводның җитештерү куәте – алга таба киңәйтү мөмкинлеге белән, елына 10 млн декалитр. Предприятиедә барлыгы 270 яңа эш урыны булдырылган.

Исегезгә төшерик, "Татспиртпром" АҖ "Krones AG" фирмасының алман җайланмасыннан коммерциячел файдалану буенча тулы хокукка ия булды, әлеге җайланма сыра кайнату заводына урнаштырылды. Моннан тыш, заводның үз продукциясен сертификатлау эше дә тәмамланды. Заводта җитештерелгән сыра таможня берлегеннән сертификат алды һәм инде "БДАМС" системасына тоташтырылды. Шул рәвешле, инде бүгеннән үк Татарстанның сәүдә челтәрләренә продукция җиткерелә башлады.

Проектның бәясе 5,6 млрд сум исәпләнә, шуның 76,4%ы – "Саклык банкы" ГАҖ финанс чаралары, калганнары – компаниянең үз акчасы. Кредит суммасы 4,2 млрд сум тәшкил итә. Исегезгә төшерик, "Татспиртпром" АҖ һәм Саклык банкының "Татарстан Банкы" ГАҖ арасында кредит шартнамәсе 2018 елның мартында имзаланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International