Альберт Кәримов төрек җитештерү компанияләре белән очрашты

8 август 2018 ел., чәршәмбе

Бүген Татарстанга булган эш визиты кысаларында төрек делегациясе ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булды. Очрашуны Альберт Кәримов Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Төркиядә ТРның тулы хокуклы вәкиле урынбасары Альберт Ялышев белән берлектә уздырды.

Татарстан-төрек хезмәттәшлеге Татарстан Республикасының тышкы икътисад эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, нефть химиясе, энергетика һәм башка өлкәләрдә уңышлы үсеш ала.  Татарстан Республикасының Төрек Республикасы белән үзара хезмәттәшлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып, шулай ук, җиңел сәнәгать белән хезмәттәшлек итү дә тора.

2017 елда Татарстан Республикасы белән Төрек Республикасы арасындагы тышкы сәүдә әйләнешенең күләме АКШ доллары белән 303,9 млн тәшкил итте (2018 елның 1 кварталы өчен – АКШ доллары белән 73,5 млн.).

"Хезмәттәшлекне үстерүгә булган даими мәнфәгать безнең республика предприятиеләрен күрсәтә. Бу хәл рәсми һәм бизнес визитларның даими гамәлгә ашырылуы белән раслана. Сезнең визит инде булган элемтәләрнең үсеш потенциалын күрсәтә. Ассызыклап үтәргә телим, Татарстан һәрвакыт яңа проектлар өчен ачык, без аларны тормышка ашырганда үз партнерларыбызга ярдәм күрсәтергә әзер", – диде министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования