ТР сәнәгать һәм сәүдә министры кече ракета корабына нигез салу тантанасында катнашты

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

12 июльдә 21631 "Ставрополь" проекты буенча (эшләп чыгаручысы – "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ) кече ракета корабы сериясеннән уникенче корпуска нигез салу тантанасы булды. Чара Россия Федерациясе оборона министры Алексей Криворучко, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Ак Барс" холдинг һәм суднолар төзү корпорациясе вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашында узды.

2010 елдан бирле Россиянең Хәрби-Диңгез Флоты өчен төзелә башлаган 21631 проекты буенча кече ракета кораблары "елга-диңгез" классына караган күп максатлы, коралландыруның иң заманча үрнәкләре белән тәэмин ителгән кораблар булып тора. Әлеге проект корабларының билгеләнеше – дәүләтнең икътисад зонасын саклау һәм яклау.

Шунысын билгеләп үтү әһәмиятле, бүгенге көндә "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ стапельләрендә 21631 проекты буенча тагын биш берәмлек төзелеше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International