Казакъстан һәм Казан лидеры

2018 елның 15 июне, җомга

14 июнь көнне Казан шәһәрендә Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев ике көнлек визит белән булып китте.

15 июньдә Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов белән берлектә алар ТР сәнәгать предприятиеләренең продукция күргәзмәләрен карады.

Республика кунагы Яшел Үзән судно төзү заводы, КАМАЗ, Форд Соллерс заводы, Казан вертолет заводы, “Эникс”,  “РариТЭК” һәм “ОКБ Симонова” компанияләре продукцияләре белән танышты.

Билгеләп үтелгәнчә, хезмәттәшлек итү барышында Казакъстанга Казан вертолет заводында җитештерелгән 20 граждани һәм хәрби вертолет җиткерелгән.

– Машина төзү комплексында, углеводород чималын эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек итүдә безне зур перспективалар көтә. Сез нефть табу өлкәсендә алдынгы технологияләрне куллану өлешендә иң зур нефть иле. Безнең дә бу өлкәдә зур эш тәҗрибәсе тупланды, – дип билгеләде ТР Президенты.

Казакъстан Президенты сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерүдә зур потенциал күрә. Бүген Казакъстан белән Татарстан арасындагы үзара сәүдә әйләнеше $700 млн. тәшкил итә. Нурсолтан Назарбаев әлеге сумманы $1 млрд. җиткерү мөмкинлегенә ышануын белдерде. Казакъстан Президенты үзара хезмәттәшлек перспективалы юнәлешләре арасында шулай ук авыл хуҗалыгын, медицина һәм гуманитария өлкәсен дә атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International