Июньдә массакүләм мәгълүмат чараларының, ягулык-энергетика компанияләре матбугат хезмәтләренең һәм "МедиаТЭК" төбәк хакимиятләренең Дүртенче Россиякүләм конкурсына заявкалар кабул ителә башлый

31 май 2018 ел., пәнҗешәмбе

2018 елның 3 октябреннән 6сына кадәр Мәскәүдә энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы үстерү буенча "Россия энергетика атнасы" халыкара форумы узачак.

Форум кысаларында Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, ЯЭК компанияләре матбугат хезмәтләре һәм төбәк хакимиятләре арасында Дүртенче "МедиаТЭК" Россиякүләм конкурсын оештыра. Конкурс төбәк һәм федераль дәрәҗәләрендә уздырыла.

Татарстан Республикасы территориясендә Конкурсның төбәк этабын уздыруга вәкаләтле орган булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора.

"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабына 2017 елның 1 сентябеннән башлап 2018 елның 20 августына кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән яисә тормышка ашырылган проектлар һәм журналист эшләре кабул ителә. "МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабында катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм ягулык-энергетика комплексы матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре) чакырыла.

"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабында катнашу өчен билгеләнгән формада заявка әзерләргә һәм аны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына 2018 елның 5 июненнән 1 августына кадәр скан аша чыгарылган ("pdf" форматында) электрон рәвештә  Diana.Hamzina@tatar.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк.

Конкурсның төбәк этабын уздыру турында нигезләмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының http://mpt.tatarstan.ru/rus/ren-2018.htm адресы буенча рәсми сайтында урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования