"КАМАЗ" ГАҖ һәм "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" ҖЧҖ арасында махсус инвестиция контракты имзаланды

2018 елның 25 мае, җомга

25 май көнне Петербургның халыкара икътисад форумында махсус инвестиция контрактына имза салынды, ул КАМАЗ һәм Мерседес-Бенц автомобильләре рәтен үстерүгә һәм аларны "КАМАЗ" ГАҖ һәм "ДК РУС" ҖЧҖдә Даймлер АГ белән бергәләп җитештерү өчен куәтләрне модернизацияләүгә юнәлдерелгән.

Документка Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" ҖЧҖ генераль директоры Андреаса Дойшле һәм "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кул куйды.

Исегезгә төшерик, махсус инвестиция контракты механизмы "Россия Федерациясендә сәнәгый сәясәт турында" 2014 елның 31 декабрендәге 488-ФЗ номерлы федераль закон белән кертелде. Ул Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъекты, муниципаль берәмлек һәм гамәлдәге җитештерүне модернизацияләү яисә яңасын булдыру өчен инвестиция проектын тормышка ашыруга кимендә 750 млн сум кертү йөкләмәсен алучы Инвестор белән ике арада төзелә. Гавами як инвесторга 10 елга хуҗалык итү шартларын беркетү һәм дәүләт заказына гадиләштерелгән рәвештә үтеп керү, салым ташламалары, төп чараларны тизләтелгән рәвештә автоматлаштыру, Россия җитештерүчесе статусын алуның гадиләштерелгән процедурасы рәвешендә стимуллаштыру чараларын гамәлгә ашырыру йөкләмәсен ала.

Махсус контрактны тормышка ашыру кысаларында "КАМАЗ" ГАҖ тарафыннан төзелгән сәнәгый бина базасында булдырылган кабина каркасларын эретеп ябыштыру һәм буяу буенча югары технологияле завод төзелә. Завод куәтләрендә КАМАЗ һәм Мерседес-Бенц автомобильләре өчен кабина каркаслары эретеп ябыштырылачак һәм буялачак.

Инвестицияләр күләме 46,4 млрд сум тәшкил итәчәк. Контрактның гамәлдә булу срогы – 10 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International