Түбән Камада Химиклар көнен тантаналы рәвештә бәйрәм иттеләр

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

23 май көнне Түбән Кама шәһәрендә Химиклар көнен тантаналы рәвештә бәйрәм иттеләр.

Чараны оештыручылар булып ТР Сәнәгать министрлыгы, "ТАИФ" КТ, "Татнефть" ГАҖ, Түбән Кама мэриясе һәм КНИТУ катнашты.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре мактаулы кунаклар булды. "Нефтехим-Арена"да булып узган Химиклар көнен бәйрәм итүдә барлыгы 4300 тирәсе кеше – химия тармагына караган предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ВУЗларда укытучылар һәм студентлар, республикадагы мәктәп укучылары катнашты.

Тантаналы чараны башлап җибәрер алдыннан бәйрәмдә катнашучылар Татарстан Республикасының нефть химиясе тармагына караган предприятиеләрнең продукция күргәзмәсе белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучылар каршысында чыгыш ясап, барыннан элек тармактагы ветераннарны, атказанган химикларны, нефть-химиясе буенча сәнәгый предприятиеләрнең күп меңлек коллективларын тәбрик итте.

Биредә безнең ветераннар тарафыннан инде тормышка ашырылган барча грандиоз проектлар безгә илдә генә түгел, ә дөнья базарларында да көндәшлеккә сәләтле булып калырга ярдәм итә, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Безнең планнар һәм алга таба үсеш программалары зурдан, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм химия һәм нефть химиясе бүген дә, уртача перспектива чорына да, республиканың "үсеш ноктасы" булып кала.

"Без сезнең барыгызга да хезмәтегез, республиканы һәм тулаем алганда илне үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез, – диде Татарстан Президенты, тармак вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Сезгә алга таба да уңышлы киләчәк телибез!"

"Химия тармагы үзенең казанышлары һәм хезмәт батырлыклары белән дан казанды, Татарстан икътисады өчен әһәмиятле урын алып тора, – дип билгеләде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. – Тармак киләчәккә ышаныч белән атлый, бүген иң амбициоз проектлар әзерләнә һәм тормышка ашырыла, алар иң заманча инновацияле продукция чыгаруны күздә тотыла".

"Түбән Кама нефть-химиклары – ул "Нижнекамскнефтехим", Түбән Кама шин комплексының, "ТАНЕКО", "ТАИФ-НК" предприятиеләрендәге меңнәрчә хезмәткәрләр армиясе, – дип искәртте Айдар Метшин. – Безнең нефть химиясе предприятиеләре катнашында социаль сәясәт мәсьәләләре уңышлы хәл ителә, мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәләрендә инфраструктура камилләштерелә, ә тормышка ашырыла торган инвестиция проектлары дистәләрчә мең түбән камалыны эш урыннары белән тәэмин итә".

Тармактагы аеруча аерылып торучы хезмәткәрләргә Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ведомство бүләкләре, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Шулай ук нефть химиясе предприятиеләрендәге алдынгы хезмәткәрләргә дә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләү азагында республика һәм ил артистлары, бию һәм вокал коллективлары катнашында концерт тамашасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International