Министрлыкта "Дәүләт оборона заказы турында" 29.12.2012 № 275-ФЗ ФЗ кертелгән төзәтмәләрнең гамәлдә булу шартларында эшләү мәсьәләсе буенча республиканың ОСП предприятиеләре белән киңәшмә узды

2018 елның 13 апреле, җомга

Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендә "Дәүләт оборона заказы турында" 29.12.2012 № 275-ФЗ федераль законга кертелгән төзәтмәләрнең гамәлдә булу шартларында эшләү мәсьәләсе буенча республиканың оборона-сәнәгать предприятиеләре белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә РФ Оборона министрлыгының дәүләт оборона заказын финанс ягыннан күзәтү департаменты директоры Ольга Осауленко, РФ ФҖ ДД депутаты Ринат Хәйров, ТР махсус режимлы объектларында законнар үтәлешен күзәтүче прокурор Рөстәм Нуриәхмәтов, "Ростех" ДКнең ТРдагы вәкиллек җитәкчесе Сергей Загайнов, "ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе" президенты Александр Лаврентьев, "Газпромбанк" АҖ, "Саклык банкы" ГАҖ, "Банк ВТБ" ГАҖ вәкилләре, депутат ярдәмчесе Денис Левинсон һәм республикада ДОЗ гамәлгә ашыручы барлык предприятиеләрдән вәкилләр катнашты.

Киңәшмә барышында 2012 елның 29 декабрендәге 275-ФЗ номерлы ФЗ, ДОЗ банклар катнашу, шулай ук 2017-2018 елларда үз көченә кергән үзгәрешләр шартларында эшләүгә бәйле проблемалы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International