Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать министры Денис Мантуров белән очрашты

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Бүген, Мәскәүгә булган эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров берничә уртак профиль программаларының үтәлеше, шулай ук 2018 елда Татарстан белән РФ Сәнәгать министрлыгының үзара хезмәттәшлеге турында сөйләште.

Исегезгә төшерик, Россия Федерациясе сәнгать һәм сәүдә министры быелның гыйнвар аенда Татарстанда булган иде. Денис Мантуров Казандагы предприятиеләрне һәм аларның продукцияләрен карады. Сүз М.П. Симонов исемендәге сынау-конструкторлык бюросы һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы турында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International