Казан вертолет заводы коллективы яңа директор белән танышты

2018 елның 2 феврале, җомга

Казан вертолет заводының Директорлар советы карары нигезендә Юрий Пустовгаров предприятиенең яңа генераль директоры итеп билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе авиация кластерының индустрия директоры Анатолий Сердюков һәм “Вертолеты России” холдингы генераль директоры Андрей Богинский предприятие коллективын яңа җитәкче белән таныштырды. Заводның генераль директоры вазыйфасын биләгән Вадим Лигай 2007 елдан башлап “Вертолеты России” холдингы генераль директорының инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазыйфасына билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Лигайга завод җитәкчесе постында уңышлы башкарган хезмәте өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты билгеләп узганча, Вадим Лигай авиация сәнәгате өлкәсендә белгечләр әзерләү мәсьәләләренә һәм, тулаем алганда, республиканың социаль-сәяси тормышына зур игътибар биргән.

“Вадим Александрович Казан вертолет заводын 10 ел җитәкләде. Шушы вакыт эчендә Ансат вертолетларын серияле җитештерү һәм тиешле урынга җиткерү, җитештерү куәтләрен күләмле модернизацияләү өлешендә берничә әһәмиятле мәсьәлә хәл ителде. Әлбәттә инде, уңышлар да, заказлар җитәрлек булмауга бәйле проблемалар да булды. Ләкин мин ышанам, әлеге предприятиенең потенциалы бик зур. Шуңа күрә дә, һичшиксез, Казан вертолет заводы алга таба да “Вертолеты России” системасында алдынгы предприятие булачак”, – диде Татарстан Президенты.

“Вадим Александровичка Казан вертолет заводында күп еллык уңышлы хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә. Аның җитәкчелегендә завод шактый уңышларга иреште – Ансат вертолетлары серияле рәвештә җитештерелә һәм тиешле урыннарга җиткерелә башлады, предприятиедә модернизацияләү һәм техник яктан яңача җиһазлау буенча күләмле программа старт алды, бүгенге көндә ул 90%ка үтәлгән. Хәзерге вакытта завод алдында яңа бурычлар тора: серияле рәвештә Ми-38 чыгару, җитештерүне диверсификацияләү, гражданлык продукциясе өлешен һәм санитар авиация программасын үстерү кысаларында җитештерелгән продукцияне тиешле урыннарга җиткерүләрне арттыру. Әле максатларны яңа директор Юрий Пустовгаровка тормышка ашырырга туры киләчәк, ул Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә үзен идарәче директор сыйфатында күрсәтте”, – дип билгеләде “Вертолеты России” холдингы генераль директоры Андрей Богинский.

Вадим Лигай Казан вертолет заводында гомере буе эшләгән, предприятиедәге хезмәт эшчәнлеге 1976 елда инженер-конструктор вазыйфасында башланып киткән һәм генераль директор вазыйфасына кадәр юл узган. Аның җитәкчелегендә берничә әһәмиятле проект тормышка ашырылган.

Заводның яңа директоры Юрий Пустовгаров 2015 елның декабреннән башлап, “Вертолеты России” холдингы составына керүче Күмертау АҖП идарәче директоры постын биләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International