Россия – ЭКСПО-2025 Бөтендөнья универсаль күргәзмәсен уздыруга дәгъва белдерә

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Екатеринбург шәһәрен ЭКСПО-2025 Бөтендөнья универсаль күргәзмәсен уздыруга кандидат буларак күрсәтте. Россия заявкасы җиңгән очракта, күргәзмә 2025 елның 2 маеннан 2 ноябренә кадәр узачак. Иң масштаблы халыкара чараларның берсен үзендә уздыру хокукына Осака, Париж һәм Баку шәһәрләре дә көч сынашачак.

Россия заявкасының темасы: “Дөньяны үзгәртеп: инновацияләр һәм иң яхшы тормыш – киләчәк буыннар өчен”.

Кайсы илнең ЭКСПО-2025 күргәзмәсен кабул итәчәге турында карар 2018 елның ноябрендә Париждагы Халыкара күргәзмәләр бюросының 164 нче Генераль Ассамблеясында яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителәчәк.

РФ Хөкүмәте боерыгы белән Екатеринбургны алга этәрүдә булышлык күрсәтү буенча Оештыру комитеты төзелгән, аны РФ Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Аркадий Дворкович җитәкли, һәм Светлана Сагайдак җитәкчелегендә “ЭКСПО-2025” заявкалар комитеты” АКО оештырылган.

Россия – дөньяви күргәзмәләрдә даими катнаша һәм призлар яулый, ләкин ЭКСПО чарасының безнең илдә әле бер мәртәбә дә уздырылганы юк. Россия Федерациясе 1851 елдан бирле (беренче күргәзмә оештырылган чордан башлап) “ЭКСПО” күргәзмәләрендә катнаша, ләкин бер мәртәбә дә үзенең территориясендә әлеге чараны кабул итмәде, ә көндәш булган Франциядә ул – 6, Япониядә 4 мәртәбә узды.

Презентация

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International