Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 22160 проектының алтынчы патруль корабына нигез салынды

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

13 гыйнвар көнне “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖдә 22160 проектының алтынчы патруль корабына нигез салу тантанасы булды. Кораб үзенең атамасын совет диңгез офицеры, өченче ранг капитаны, Кара диңгез флотының Яңа Российск хәрби-диңгез базасы Су районы сагы саклык катерларының 4 нче дивизион командиры, Советлар Союзы Герое Николай Сипягин хөрмәтенә алган.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Юрий Борисов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Җыелган кешеләрне сәламләп, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары барысын да яңа кораб туу вакыйгасы белән котлады һәм Яшел Үзәндә бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә эшләү гадәтенең барлыкка килүе турында билгеләп узды, чөнки ил Россиягә кораб ясаучылардан аеруча зур тырышлык таләп итә – илнең Хәрби-диңгез флотын яңа кораблар белән тулыландырырга кирәк. Әлеге кораб иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәчәк, дип ассызыклады Дмитрий Рогозин. “Бу уникаль, бик югары маневрлы, хәрәкәтчән һәм нык тешле кораб”, – дип сыйфатлады ул проектны.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, ел яхшы гамәлләрдән башлана – яңа корабка нигез салына һәм, әлбәттә инде, Яшел Үзән шәһәренең уңышлары Горький исемендәге завод уңышлары белән бәйле.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, корабка нигез салу тантанасы башланыр алдыннан “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ җитәкчесе Ренат Мистахов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинга предприятиенең планнары турында җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, заводның заказлар белән тәэмин ителүе өчен, Федераль Хөкүмәткә һәм РФ Оборона министрлыгына рәхмәтен белдерде. “Бик зур рәхмәт. Заказлар аркасында завод үсеш ала, чәчәк ата һәм безнең планнар да зурдан. Завод коллективына яхшы эшләгәне өчен рәхмәт әйтергә, уңышлар телим. Республика сезгә һәрчакта да теләктәшлек күрсәтеп торачак”, – диде ул.

Завод Россия Оборона министрлыгының дәүләт заказын үтәүдә тотрыклы һәм ышанычлы заказчы булып тора, дип билгеләде үзенең чыгышында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, сезнең эшегездән без бик канәгать, сез якын диңгез зонасындагы корабларны, патруль корабларын, кече ракета корабларын ясауга керештегез һәм боларның барысы да Хәрби Көчләрнең һәм Хәрби-диңгез флотының горурлык предметына әйләнде.

Тантана корылачак кораб нигезенә такта салу белән тәмамланды.

Өстәп әйтик, 22160 проектындагы кораблар 30 төенгә кадәр тизлек арттырырга сәләтле, 1700 тоннадан артык су сыйдыра. Эчке бүлмәләре 80 кешелек экипажны урнаштыру өчен уңайлы шартлар тәэмин итүне исәпкә алып проектланган. Корабның йөзү ераклыгы 6000 диңгез миле, автономлылыгы 60 тәүлек тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International