Кадрлар – игътибар үзәгендә

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

6.12.2017

5 декабрьдә “Казан” милли мәдәни үзәгендә “Инженер белеме бирүдә яңа стандартлар һәм технологияләр: вузларның мөмкинлекләре һәм нефть-газ химиясе тармагындагы ихтыяҗлар – “СИНЕРГИЯ-2017” халыкара челтәр фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау сессиясе старт алды.

Сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов инженер белеме бирүнең республикабыздагы төп тармак – нефть химиясе өчен бик тә мөһим булуын билгеләде. “Сәнәгатьнең югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗын тәэмин итәргә кирәк һәм мондый зур конференцияне уздыру моңа актив ярдәм итәчәк. Татарстанда инженерия буенча белем бирү сыйфатын арттыру өчен күп нәрсә эшләнә һәм бу хәрәкәтне хуплаучыларның һәркайсына, зур компанияләргә рәхмәтлемен”, – дип өстәде Альберт Кәримов.

Йомгаклау сессиясенең беренче көнендә пленар утырышта катнашучылар ихтыяҗ булган белгечләрне әзерләү буенча яңа алымнар, инженерия педагогикасында һәм инженер белеме бирүдә инновацияләр, инженер вузларында укытучыларның квалификациясен күтәрү, инженер белеменең рейтингын һәм сыйфатын үстерү, шулай ук “мәктәп-вуз-предприятие” системасында мәктәп укучыларының һөнәри юнәлешен алдан билгеләү программасы турында сөйләште.

Моннан тыш, бу көнне сәнәгать вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды. Татарстанда нефть-газ химиясе комплексының кадрлар потенциалын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышуда ТР Предприятиеләр һәм сәнәгачеләр ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖнең корпоратив яклау һәм персонал белән идарә итү буенча генераль директор урынбасары Марат Әхмәтҗанов, “Татнефтехиминвест-холдинг” ГАҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, КНИТУ ректоры в.б. Сергей Юшко, КНИТУ өстәмә һөнәри белем бирү институты директының беренче урынбасары, профессор Мансур Галиханов һәм КНИТУ өстәмә һөнәри белем бирү институты директоры урынбасары Владимир Снурницын катнашты.

КНИТУ матбугат хезмәте материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International