Казан милли тикшеренү технология университетында Полимер көне узды

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бөтен дөнья буйлап төргәкләү индустриясе үсеш ала, ләкин җитештерү өлкәсендә һәм төргәктән куллану буенча берничә ел дәвамында арта барган экологик таләпләр аларны җитештерүчеләрне яңа чишелешләр эзләргә мәҗбүр итә.

Шуңа бәйле рәвештә, 5 декабрь көнне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, КНИТУ белән берлектә, “Полимер көне” уздырылды, ул Россиянең полимер төргәк базарына багышланды.

Сәламәләү сүзләрендә КНИТУ ректоры Сергей Юшко каралучы мәсьәләнең актуаль булуын билгеләде һәм мондый форматлы чара полимер тармагында катнашучыларның барысы арасында да мөнәсәбәтләрне үстерү өчен нигез булып хезмәт итәчәгенә өмет итүен белдерде.

“Полимер көне” түгәрәк өстәл белән ачылып китте, анда “Төргәкләүчеләрнең илкүләм конфедерациясе” КП генераль директоры Александр Бойко полимер төргәкләренең торышы, тенденцияләре һәм перспективалары турында сөйләде, шулай ук “Төргәкләүчеләрнең илкүләм конфедерациясе” исеменнән 2016 ел йомгаклары буенча “Иң яхшы төргәк” өчен “Данафлекс” компаниясенә бүләк тапшырды.

“Сибур” ҖЧҖ азык-төлек маркетингы буенча баш эксперты Александр Мамушкиннан чарада катнашучылар R&D үзәген үстерү планнары һәм компаниянең тәэмин итүчеләр белән эшләү стратегиясе турында белде.

Проект раллие кысаларында КНИТУ Полимерлар институтыннан төргәкләү материаллары җитештерүчеләр өчен проект чишелешләре тәкъдим ителде һәм инвестицияле проектларны тормышка ашырганда һәм продукцияне тышкы базарларга чыгарганда дәүләтнең булышлык чаралары турында сөйләшенде.

Чара азагында каучуклар һәм эластомерлар технологиясе һәм эшкәртү факультеты деканы Хася Ярошевская барлык катнашучыларга да күрсәткән кызыксынулары өчен рәхмәтен белдерде һәм мондый форматта уздырылган чараның башка технологик юнәлешләр өчен дә уңышлы булуы хакында әйтте.

Чарада шулай ук база полимерларын җитештерүче “Нижнекамскнефтехим”, “Казаньоргсинтез” һәм төргәкләү материаллары чыгаручы компанияләр, “Данафлекс”, “СафПласт”, “Кама полимер материаллар заводы” һ.б. катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International